Авыл хуҗалыгы техникумында анкеталаштыру үткәрелде

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрделәр. Дәресләрдә һәм анкеталауда 30 студент катнашты.

Чара барышында контрольлек итүче органнар белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, башка федераль законнар һәм аларга ярашлы рәвештә кабул ителә торган Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары белән көйләнә, дип хәбәр итте. Студентларга әлеге законда кулланылган төп төшенчәләрне аңлаттылар.

Дәрес барышында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы буенча анкета үткәрелде. Респондентларның күбесе навигаторлар, онлайн тәрҗемәчеләр һәм тавыш ярдәмчеләре ярдәмендә ясалма интеллект хезмәтләреннән файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International