«Грамоталы кулланучы» акциясе дәвам итә

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен дәвам итеп, Чаллы шәһәре кунаклары һәм халкы өчен чара үткәрделәр. Белгечләр «Лента» кибетендә сатып алучылар һәм кунаклар өчен мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында буклетлар һәм брошюралар эшләп чыгара. Барлык тарату продукциясе: буклетлар, брошюралар, газеталар мәгълүматлы, кулланучыга законның теге яки бу статьясы турында кыскача тиз арада белергә мөмкинлек бирә. Буклетларда РФ законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы маддәләреннән өзекләр бар, ә газетада сатып алучыларның тормыш хәлләре, законнар өлкәсендәге яңалыклар тупланган, болар барысы да кулланучыга аны кызыксындырган мәсьәлә буенча тиз җавап алырга һәм куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә.

«Лента» кибетенә килүчеләр акциядә теләп катнаштылар, белгечләр белән киңәшләштеләр, кулланучылар базары өлкәсендә үз сорауларын бирделәр, ә белгечләр үз чиратында барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан шәһәрнең башка микрорайоннарында, шулай ук Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы районнарда шундый ук акцияләр үткәрү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International