Кулланучы әлифбасы: балалар сәламәтләндерү лагере белән килешү төзегәндә нәрсәләрне белергә кирәк?

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Баланы сәламәтләндерү лагерына җибәрергә уйлаганда, балалар учреждениесен җентекләп сайлагыз, булган фикерләрне укыгыз, балалар лагере урнашкан урынны исәпкә алып, теге яки бу урынның климат һәм башка үзенчәлекләрен өйрәнегез.

Сәламәтлек лагере белән килешү төзегәнче сезгә түбәндәгеләрне бирүне таләп итегез:

- сәламәтләндерү ялын гамәлгә ашыручы оешма турында мәгълүмат (исеме, оештыру-хокукый формасы, теркәлү турында мәгълүмат);

- Роспотребнадзор органнары тарафыннан бирелә торган санитар-эпидемиологик нәтиҗә булуы турында мәгълүмат. Аның вакыты тәмамланмаганмы-юкмы икәнлегенә игътибар итегез;

- балаларны сәламәтләндерү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган медицина учреждениесе белән медицина лицензиясе яки гамәлдәге килешү булуы турында мәгълүмат;

- учреждениенең кирәкле белгечләр белән тулылануы һәм аларның квалификация дәрәҗәсе турында мәгълүмат, учреждениенең техник җиһазлануы турында мәгълүмат (җиһазлар, приборлар, аппаратура, спорт һәм туристлык җиһазлары, транспорт һ. б.);

- балаларны урнаштыру шартлары, аларның туклану режимы, көн тәртибе, ата-аналарының (законлы вәкилләренең) балалар янына килү шартлары турында мәгълүмат;

- күрсәтелә торган медицина сәламәтләндерү процедуралары исемлеге турында мәгълүмат.

Шулай ук баланы сәламәтләндерү лагерына кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеген ачыклагыз.

- баланы сәламәтләндерү лагерына кабул итү өчен кирәкле төп документлар:

- йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турында табибның нәтиҗәсе;

- сәламәтлек торышы турында амбулатор картадан өзек;

- булган прививкалар турында мәгълүмат;

- балалар сәламәтләндерү лагерына кабул итүгә медицина каршы күрсәтмәләре булмавы турында мәгълүмат.

Шулай ук конкрет сәламәтләндерү учреждениесе кагыйдәләре белән күрсәтелә торган хезмәтләрнең үзенчәлеген һәм комплексын исәпкә алып өстәмә таләпләр билгеләнергә мөмкин.

Балаларны савыктыруны гамәлгә ашыру өчен балалар лагере балалар сәламәтләндерү ялы буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүдә күрсәтелгән сәламәтләндерү программаларын үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International