Лаеш муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында алкогольле һәм спиртлы продукция, сыра һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашты.

Ведомствоара комиссия утырышында катнашучылар алкогольле продукция, сыра һәм тәмәке продукциясен законсыз җитештерүне һәм сатуны кисәтү һәм туктату мәсьәләләрен карадылар, алкогольле продукция җитештерү һәм сату өлкәсендә килеп туган криминаль хәлгә анализ ясадылар, бу өлкәдә дәүләти җайга салуны көчәйтү буенча уртак гамәлләр чараларын эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International