Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше факты буенча Буа шәһәрендә яшәүчегә карата эш кузгатылган. Агымдагы елның мартында әлеге гражданның машина багажнигында полиция хезмәткәрләре һәркайсы 10 литрлы дүрт пластик савыт тапканнар, алар үзенчәлекле алкогольле сыеклык белән тутырылган булган.