«Сез, сатучы һәм хокук» темасына танып белү сәгате

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

«Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында Зәй шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Сез, сатучы һәм хокук» дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Үзәк китапханә хезмәткәре кулланучының кем булуы, нинди хокуклардан файдалануы турында сөйләде. Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина чакырылган иде. Ул укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштырды, файдалы комментарийлар һәм киңәшләр бирде, буклетлар таратты. Шулай ук танып белү сәгате эшендә Зәй ветераннар советы рәисе А.В. Алексеев катнашты. Укучылар белемнәрен арттырдылар, бу чара аларга белемле һәм игътибарлы кулланучылар булырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International