Буа китапханәсендә өлкәннәр өчен чара уздырдык

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр атна саен сишәмбе көннәрендә Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә очрашалар. Анда алар «Кул эшләре» клубы оештырганнар, бәйләү, энҗе чигү, тасмалар белән чигү белән шөгыльләнәләр. Бу чаралар аларга үзләренең әһәмиятен һәм файдалылыгын тоярга мөмкинлек бирә. Шулай итеп әбиләр үзләренең иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен стимул алалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзор идарәсе белгече Вера Петрова белән берлектә Буа муниципаль районының үзәк китапханәсендә куллану хокукларын яклауга юнәлдерелгән чара үткәрде. Пенсионерларга, аларның барысы да көн саен товар һәм хезмәтләр сатып алып, кулланучылар булуы турында һәм үз хокукларын белергә тиеш, дип әйттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның иң актуаль статьяларын карадылар:

- кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы һәм товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары,

- товарларны сатып алуның дистанцион ысулы турында,

- алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге.

Очрашу барышында катнашучылар тиешле сыйфатлы товар алмашу вакыты, тиешле сыйфатсыз товарлар сатып алу һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында сораулар бирделәр. Килгән барлык сорауларга Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы  карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туганда, мөрәҗәгать итү өчен координаталар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International