Балтач районының Кече Лыза авылында гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 апрелендә Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова үткәрде. Алкоголь продукциясен сату турында сөйләштеләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашу гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, көндәлек тормышта, үз хокукларын грамоталы яклау ысулларын үзләштереп, кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын күрсәтү максатыннан уздырылды.

Гражданнарны кабул итү вакытында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде. Сатучы белән кулланучы арасында килеп чыккан конкрет бәхәсле хәлләр һәм аларны чишү ысуллары каралды.

Кешеләр юридик яктан грамоталырак булсын өчен, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан газета һәм кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International