Сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар уку узды

2024 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәрләрләр Мостафина Л.Р. һәм Гыйләҗева Н. Н. сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде. Россия Федерациясенең1992 елның 7 февралендәге Кулланучылар хокукларын яклау турында законы һәм Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы  карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә конфликтлы хәлләрне чишү юллары каралды.  Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International