Арча районының Ашытбаш авылында гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 5 апреле, җомга

2024 елның 3 апрелендә Ташкичү авыл җирлеге бинасында, Арча районы Ашытбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.

Очрашуда гражданнарның тиешле сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга; товарларны интернет аша сатып алу очрагында кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына; товарларга экспертиза үткәрүгә һ. б. кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Тыңлаучыларга алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге законнарга, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының гомуми нигезләмәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде. Төп законга буйсынучы актларга кертелгән соңгы үзгәрешләр аңлатылды.

Катнашучылар үз хокуклары турындагы мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International