Татар Саралы авылы халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова белән очрашты.
Очрашу авыл клубында узды. Марина Егорова авыл халкына Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре турында сөйләде, ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре белән таныштырды. Кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Мәсәлән, сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучылар хокуклары һәм төрле ситуацияләрне хәл итү юллары турында.
Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә квалификацияле җаваплар алды.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.