Алкогольле продукцияне лицензиясез сату факты ачыкланды

2024 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре белән берлектә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ГЭБ һәм ПК хезмәткәрләре үткәргән оператив-эзләү чаралары барышында Кукмара районының бер торак пунктындагы кибеттә тиешле лицензиясез һәм товар үткәрү документлары булмаган алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 80,375 л булган 19 төрле алкоголь продукциясе әйләнештән тартып алынган.

Хәзерге вакытта материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International