Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: кем булуыбызга карамастан, теләсә кайсыбыз сыйфатсыз товар сатып алу яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә дучар булырга мөмкин. Бигрәк тә өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә яный бу. Үз гомерләрендә зур авырлыклар күреп тә, тормышка кызыксынуларын җуймыйча, көнкүрешләрен җиңеләйтә һәм ямьләндерә торган яңа әйберләргә тартылулары мактауга лаек аларның. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе гади генә булса да кәрәзле телефоннар, очсызлырак кына көнкүреш техникасы сатып ала, хәтта компьютерга өйрәнә. Ниндидер сәбәпләр аркасында безнең ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә мөрәҗәгать иткән бу мөхтәрәм кешеләргә кемгә караганда да күбрәк ярдәм итәсе килә.
Өлкәннәребез еш кына даими рәвештә почтатартмаларына ташлап калдырылган, подъездлар төбенә, баганаларга ябыштырылган, кибетләр тирәсендә өләшенә, кайвакыт төрле фирмалар агентлары өйләренә үк китереп бирә торган бушлай рекламадан файдаланырга ярата. Шулай булмыйни: һәр белдерү яки тәкъдим пенсионерларны ташламалар һәм бүләкләр белән кызыктыра ләбаса! Әйтик, яңа матур ишекләр яки тәрәзәләрне тиз генә вакыт эчендә, сыйфатлы итеп, ә иң мөһиме – очсызга куярга вәгъдә итеп торган кешеләргә ничек инде шалтыратмый калырга була?! Мондый очракларда кул үзеннән-үзе телефон трубкасына үрелә...
Телефоннан сөйләшү булды, ишеккә заказ бирелде ди. Чыннан да, шул ук көнне кичен берәве килеп, ярым караңгыда ишек зурлыгын үлчәгән була, берочтан, килешү дигән булып, ниндидер бер кәгазьгә кул куйдыра, аванс дигән булып, әлбәттә, билгеле бер суммада акча алырга да онытмый. Шул ук вакытта квитанция кәгазен бирергә кирәк дип санаса-саный, санамаса-юк.
Икенче көнне кич кенә ишекне китерәләр. Заказлары чиктән ашкан яки төнлә генә эшли торгандыр бу фирма диярсең, билләһи. Шулай да заказчы сөенә: соң, ишекне китергәннәр ич. Шундук дөбер-шатыр ишек кую эшләре дә башлана. Әкияттәгедәй баһадир гәүдәле җитез егетләр, комачаулыйсыз, дигән булып, әбине (бабайны) матур гына итеп бүлмәгә кертеп җибәрә дә тиз-тиз генә эшкә керешә. Аннан соң, калган сумманы кесәләренә салып, тиз генә китеп тә бара. Кайвакыт акча түләгәнлеккә кул куйдыртырга да “онытып” хәтта...
Менә шуннан соң пенсионерның гаделлек эзләү юлы башлана. Иртән күзен ачуга, ни күрсен: ишек кыек-мыек диярлек урнаштырылган, ярыкларыннан җил өреп тора, подъезддагы бөтен ис-кос фатирга җыелган, тавыш керә. Күзләрдән яшьләр чыкмый нишләсен?! Тәрәзә куеп киткән булсалар, пенсионерларга сюрпризлар беренче яңгыр яки кыраудан соң башлана.
Пенсионер мескен нишләсен, шундук телефонга ябыша. Тик телефоннан җавап бирүче булса иде дә кана!.. Шуннан фирманы килешүдә күрсәтелгән адресы буенча эзли башлый. Таба алмый. Каян эзләргә? Инде бәхет елмаеп дигәндәй, телефон аша элемтә урнаштырырга насыйп булган очракта да мең газап аша үтәргә туры килә. Чөнки эштәге бракны юкка чыгарырга беркем дә атлыгып тормый. Моның ише намуссыз фирмалар хезмәткәрләре яклаучысыз ялгыз пенсионерның шикаять белән йөрмәячәген, суд юлларын таптамаячагын белеп тора. Шуңа күрә оятсызларча ни тели, шуны кылана.
Тик намуссыз фирмалар белеп торсын: ачлык еллары аша үткән, бик зур хезмәттә, бетмәс-төкәнмәс чиратларда һәм дәүләтебез тарихының башка этапларындагы газапларда чыныккан өлкән буын кешеләре арасында дөреслек эзләп ахырга кадәр барырга әзер торучылары да байтак. Гаделлек эзләү юлы исә, кагыйдә буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау хезмәтеннән башлана. Биредә мөрәҗәгать итүченең моң-зарын тыңлыйлар, нәрсәләр эшләргә икәнен әйтәләр, дәгъва язарга ярдәм итәләр, фирма җитәкчелеге белән сөйләшәләр, ничек итеп һәм кайда бәйсез экспертиза үткәрергә кирәклеген аңлаталар, ахыр килеп, судка дәгъва гаризасы проекты эшлиләр. Кирәк булганда, килеп туган хәлне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм закон кысаларындагы актлар нигезләмәләреннән чыгып аңлату өчен, судта катнашалар.
Бу Законда бәян ителгән якларның барлык хокуклары һәм бурычларын санап торырга кирәкмидер, чөнки хәлләр төрлечә була бит. Тик шуны белеп торыгыз: кулланучылар хокуклары аз түгел, алардан дөрес файдалана белергә генә кирәк.
Еш кына белгечләребез проблеманы хәл итүгә алынуга ук “йөк” урыныннан кузгалып, барысы да җайга салына. Тик, ни кызганыч, суд юлларын таптауны таләп иткән очраклар да юк түгел. Әмма моннан куркырга кирәкми. Кулланучының бу очракта дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителүен белеп тору да зыян итмәс.
Барлык кулланучылар, бигрәк тә өлкән яшьтәге кулланучыларыбыз! Товар яки хезмәт күрсәтү өчен акчагызны түләгәнче, иң элек килешү шартларын игътибар белән укып чыгыгыз. Үзегезнең генә хәлдән килмәгәндә, туганнарыгыздан, күрше-күләннән, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләрдән киңәш сорагыз. Акчаны биреп җибәрүнең кыенлыгы юк, ә менә аны кире кайтару, һай, бик авыр.
Намуссыз кешеләрдән сак булыгыз, уяулыгыгызны җуймагыз! Кыйммәтле әйбер сатып алганчы, башта барысын да бик яхшылап уйлагыз. Азапланып җыйган акчагызны җилгә очырмагыз.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң эчкерсез һәм җылы котлауларыбызны кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек, көч-куәт, дәрт-дәрман, туасы көнгә ышаныч, балаларыгыз һәм оныкларыгызга бәхет-шатлыклар телибез! Өйләрегез җылы, якты, уңайлы булсын! Матур итеп, озын-озак яшәгез!