ТР Арбитраж суды карары үзгәрешсез калдырылган

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Түбәнкамалы эшмәкәр яраклылык срогы чыккан сыра сатып хокук органнарына эләккән, шуңа бәйле рәвештә ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итте. Сәүдә оешмасы гамәлләрендә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 25 статьясындагы 1 пунктында һәм 26 статьясындагы 1 пунктында каралган, азык-төлек продукциясе иминлеге турындагы 021/2011 номерлы Таможня берлегенең 17 нче Техник Регламентының 7 маддәсенең 10 пункты, 12 статьясында каралган таләпләрне бозу факты ачыклана.

ҖЧҖ Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарын бозып, алкоголь продукциясе әйләнешен гамәлгә ашыра, ул яраклылык срогы чыккан алкоголь продукциясе (сыра, сыра эчемлекләре) әйләнешен гамәлгә ашыруда чагыла. Бәян ителгәннәр нигезендә, ҖЧҖ гамәлләрендә дәүләт органы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.43 маддәсенең 2 өлешендә каралган административ хокук бозу вакыйгасы булуын күрсәтүче җитәрлек мәгълүматлар каралган, шуңа бәйле рәвештә җәмгыятькә карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.

Эш материаллары ТР Арбитраж судына карау өчен тапшырылган. Суд сәүдә оешмасының гамәлләрендә административ хокук бозу булуы турында нәтиҗәгә килә, шуңа бәйле рәвештә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнә. ТР Арбитраж судының әлеге карарына оешма тарафыннан Унберенче арбитраж апелляция судына апелляция шикаяте бирелгән, аның карары белән ТР Арбитраж суды карары үзгәрешсез калдырылган, апелляция шикаяте канәгатьләндерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International