«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар кысаларында «Вьетнам» сәүдә комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль эчке органын үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда кулланучылар һәм сатучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.
Консультация вакытында кулланучылар түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:
- товарда җитешсезлек ачыкланган очракта ничек эш итәргә;
- зурлыгы буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга;
- мәгълүматка, товар сатып алганда маркировкага мәҗбүри һәм кирәкле таләпләр нинди һ. б.
Сатып алучылар еш кына сатучыга зурлыгы, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товарны алмаштыру яки кире кайтару өчен яңадан әйләнеп киләләр. Эшмәкәрләр һәм сатучылар бу хәлгә төрлечә карыйлар. Законсыз баш тарту очракларында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 статьясы нигезләмәләрен аңлатырга туры килә. Кулланучы ундүрт көн дәвамында тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, әгәр ул (товар) формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме, яки комплектлашуы буенча туры килмәсә, сатып алынган сатучыдан шундый ук сыйфатлы товарга алыштырырга хокуклы. Шул ук вакытта товар эксплуатациядә булырга тиеш түгел, товар төре, куллану сыйфатлары, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланырга тиеш.
Әгәр сатып алучы мөрәҗәгать иткән вакытта сатучыда алмашу өчен кирәкле товар булмаса, әлеге товарны кайтарганнан соң өч көн эчендә сатучы тарафыннан акчаны кайтару мәсьәләсе хәл ителә.
Барлык мәсьәләләр буенча да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре аңлатмалар бирде.