Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм Лениногорск муниципаль районы хакимиятенең икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Заббарова Лениногорск шәһәренең 7 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары белән очраштылар.
Кулланучылар хокукларын яклау темасына лекция үткәргәндә төп максат итеп «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы механизмын аңлату һәм куллану практикасы аша хокукый системаны формалаштыру куелды.
Лекция барышында балаларны кулланучының төп хокуклары белән таныштырдылар:
- товар һәм хезмәт турында тулы мәгълүмат алу хокукы,
- товар һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хокукы,
- үз хокукларыңны яклау хокукы.
Сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыгарга мөмкин булган ситуацияләр модельләштерелде, һәм бу очракта килеп туган ситуациядән дөрес һәм грамоталы чыгу тәртибе каралды.
Мәктәп укучылары белән системалы рәвештә эшләгәндә сатучылар белән дөрес диалог алып бару осталыгы булдырыла, бу үз чиратында бәхәсле мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү мөмкинлеген арттыра.