Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәрендә хезмәт ветераннары өчен пансионатта чираттагы чара үткәрделәр.
Алар айга ике тапкыр ял итүчеләр белән очрашалар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәләр, шәхси консультацияләр бирәләр.
Әлеге заездда Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының якын-тирә районнарында яшәүче 39 кеше ял итә. Ял итүчеләр белән товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты турында сөйләштек. Белгечләр ял итүчеләрне РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары белән таныштырдылар, мисаллар ярдәмендә төрле ситуацияләрне тикшерделәр һәм мәсьәләләрне хәл итүнең оптималь юлларын эшләделәр.
Тыңлаучылар мәсьәләләрне тикшерүдә актив катнаштылар. Һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүматны ишетә алды.
Очрашу ахырында чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.
Чарада катнашучыларга Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.