Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Ярминкәләрдә яшелчә, ит, балык, колбаса әйберләре, сырлар, ярмалар, бал, май, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында сораулар каралды. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды.