2024 елның 11 апрелендә Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Корона» сәүдә үзәгендә кунаклар һәм хезмәткәрләр өчен чаралар үткәрде. Чараның максаты – кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру, халыкның кулланучылар грамоталылыгын күтәрү.
Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның кулланучылар хокуклары һәм сатучы бурычлары буенча төп таләпләренә кагылышлы консультацияләр бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.