Кулланучыларга аларның хокуклары аңлатылды

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультация белән озатыла барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар таратылды, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының яңа чыгарылышы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны кире кайтару вакыты һәм аяк киеме алмашу яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукына кагылышлы маддәсе җентекләбрәк аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International