Саба районының Юлбат мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районы Юлбат мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультация белән озатыла барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар таратылды, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган  Олимпиада турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International