2024 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Ирина Синица һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлегенең баш белгече Ләйсән Мәрданова Азнакай шәһәрендә азык-төлек ярминкәсе үткәрү вакытында халык өчен консультация чарасы үткәрделәр.
Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.