Кайбыч районы Федоровка авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү узды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Федоровка авыл җирлеге Башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

Халыкны төрле сораулар борчый, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларда, аяк киеме, мебель һ.б. җитешсезлекләр ачыкланганда хокукларны яклау турында да. Килгән сорауларга гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар алды. Белгеч «Кулланучылар хокукларын яклау» порталының Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Интернет-сайты эше турында сөйләде, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җиткерү мөмкинлеге турында сораулар күтәрелде.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International