Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкны хокукый грамоталылык һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
Катнашучылар Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән танышты.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.
Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау һәм кулланучыларның мәгълүматлылыгын арттыру буенча кулланучыларга хокукый мәгълүмат җиткерү.
Шулай ук хезмәткәр атна саен социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрә.