Тәтеш районында ведомствоара комиссия утырышы кысаларында алкоголь базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар

2024 елның 19 апреле, җомга

Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Курков катнашында Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов рәислегендә узды.

Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, контроль органнары вәкилләре, шулай ук алкоголь базары, федераль һәм җирле сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында районның алкоголь базары торышы мәсьәләләре каралды, 2024 елның 2 ае йомгаклары буенча хәл анализланды. Шулай ук республикада җитештергән алкогольле продукцияне сатуның кимү сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга да игътибар бирелде.

2024 елның ике ае йомгаклары буенча Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелгән чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча хезмәткәре чыгыш ясады.

Тәтеш РҮХ табибы 2024 елның гыйнвар-февраль айларында алкоголизмны профилактикалау һәм алкоголь белән агулану турында сөйләде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр бирелде, районның алкоголь базарында күрсәткечләрне яхшыртуга ярдәм итүче бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International