Чистай инвалидлар оешмасы вәкилләренә гамәлдәге законнар аңлатылды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар белән көйләнә торган мәсьәләләрнең киң спектрын карадылар. Бу кулланучыларның башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклаганда хокуклары, кимчелекләрне бетерү вакыты, сатучының алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру вакытын бозу нәтиҗәләренә кагылган иде.

Катнашучыларның үтенече буенча тиешле сыйфатлы товарлар алмашу тәртибе аңлатылды, моннан тыш, катнашучыларның игътибарын РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге барлыгына юнәлттеләр.

Товарлар сатып алу яки хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча бәхәсле хәл килеп чыккан очракта, чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International