Түбән Кама шәһәренең 37 нче күп профильле лицее базасында 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Мин белергә хокуклы!» дип аталган дәрес үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Гөлнара Исламова һәм Раушания Бәдретдинова лицей укучыларын Кулланучылар хокуклары белән таныштырдылар, товарларны дөрес сайлау турында сөйләделәр.
- Тормыш һәм эшчәнлек, эш, көнкүреш, ял итү өчен кирәкле товарлар яки хезмәтләр сатып алып, һәр граждан кулланучыга әверелә. Һәр кеше грамоталы кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш, - дип аңлаттылар дәүләт органы хезмәткәрләре.
Территориаль орган белгечләре сентябрьдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәктәп укучылары арасында ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавын искәртте. Чара ахырында балалар сорауларын җиткерделәр, спикерлар тарафыннан тулы җаваплар алдылар.