Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы турында

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинарлар үткәрде.

Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре карала.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы булу, сатып алынган товарда кимчелекләр килеп чыкканда кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәклеге, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм вакыты турында сораулар аңлатылды.

Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Сәүдә предприятиеләрендә ваклап сату бәяләре мониторингы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International