Алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Дегустациядә 10 төрле джин үрнәге бәяләнде, шуларның 7се Россиядә җитештерелгән һәм 3се республика җитештергән эчесмлек үрнәге.

Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәреннән сатып алынган.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,5 литр өчен 400 сумнан 1250 сумга кадәр. Кайбер үрнәкләр акция бәяләре буенча сатып алынган.

Дегустация комиссиясе әгъзалары әлеге бәя категориясендәге джиннарның органолептик характеристикаларын яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләделәр.

«Татспиртпром» АҖ филиалы «Усад ликер-аракы заводы» җитештергән Royal Raven Россия бренды джиннарының югары сыйфаты билгеләп үтелде. Продукция этикеткаларының тышкы бизәлеше ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән: сурәтләр Midjourney нейросеть ярдәмендә ясалган, ә текст ChatGPT тарафыннан язылган.

Дегустация нәтиҗәләре сылтама буенча:

https://gosalcogol.tatarstan.ru/index.htm/news/2301421.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International