Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә чара узды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

2024 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында кунакларга консультация бирү чарасы уздырды. Чараны үткәрүнең максаты - кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен арттыру һәм рациональ куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру. Консультация вакытында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр белән 5 граждан мөрәҗәгать итте.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның һәм сәүдә кагыйдәләренең төп статьялары аңлатылды. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар урнаштырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International