Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә КФҮдә консультация бирделәр

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Яңа Чишмә районы халкының хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече күпфункцияле үзәктә консультация өстәле оештырды.

Гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде. Кунаклар азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сәүдәсе өлкәсендә, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә аңлатыла.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр заказына җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, бәхәсле хәлләр килеп чыкканда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен үзлегеннән кулланырга этәрә.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International