Кизү тору барышында Әлки районында яшәүчеләргә консультацияләр бирелде

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылының «Алып-Хан» сәүдә комплексында кизү  торук үткәрде.

Чара барышында, кулланучылар мәнфәгатьләреннән чыгып, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның кайбер нигезләмәләре аңлатылды. Мәсәлән, алмаштырылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәгән товар өчен акчаларны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү вакыты, шулай ук таләпне канәгатьләндерүдән баш тарту өчен берничә нигез каралды. Моннан тыш, башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклаганда кулланучыларның хокуклары, шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен бетерү сроклары аңлатылды.

Халык белән аңлату эшен үткәрү һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен укыту куллану базары өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылган.

Чара барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International