2024 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрде. Монда көндәлек ихтыяҗ товарлары белән сәүдә итү алып барыла.
Семинар барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары, сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру, Кулланучылар почмагы, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелә.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар таратылды.