2024 елның 25 апрелендә Югары Ослан муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды. Чараның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог төзү юлы белән хокук бозуларны профилактикалау. Чарада Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, контроль органнары вәкилләре, районның бизнес берләшмәсе, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы төрле оешмалар катнашты. Үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин районның алкоголь базарындагы вәзгыять, профилактик чаралар, алкоголь базарындагы типик хокук бозулар, контроль органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы, хокук бозуларга юл куймас өчен күрелергә тиешле чаралар турында сөйләде. Әгәр элек профилактикага икенчел роль бирелгән булса, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында профилактика эше беренче планга чыкты. Игълан ителгән тематика мәсьәләләре буенча фикер алышу диалог режимында узды.
Районның бизнес һәм администрация вәкилләре үз сорауларын шәхсән бирергә, конкрет ситуацияләрне ачыкларга, килеп туган сорауларга җавап алырга мөмкинлек алдылар. Эшмәкәрләр белән очрашулар үткәрү практикасының актуальлеген Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин билгеләп үтте.