«Мин татарча сөйләшәм, ә син?»

2024 елның 27 апреле, шимбә

26 апрельдә Татарстанда 19нчы тапкыр «Мин татарча сөйлэшәм, ә син?» дип исемләнгән акция узды. Аның мәйданчыкларының берсе Казан Кремле иде. Тамашачылар ишегалдында тере татар музыкасы концертын тыңлады һәм ярминкәдә катнашты.

Акциянең төп максаты - татар телен киң урамнарга чыгару, аны популярлаштыру. Быел акция концепциясен, чараның сценариен интернетта татар телен популярлаштыру идеясенә таянып төзегәннәр.

Тамашачылар «Ташаяк ярминкәсе» этномаркеты күзәтә алды. Ярминкә эше театр перфомансы белән озата барылды.

Казан территориаль органы хезмәткәрләре әлеге чараларда булдылар, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрделәр.

Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International