Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы шәһәрендәге гаилә китапханәсендә укучылар һәм хезмәткәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция үткәрде.
Кулланучылар белән сөйләшкәндә сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, ягъни тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сату һәм килеп туган сорауларны хәл итү юллары турында сүз барды. Чарада катнашучыларга техник яктан катлаулы товарларны, аяк киеме, киемнәрне кайтару кагыйдәләрен һәм товарларга нинди кирәкле мәгълүмат урнаштырылырга тиешлеген аңлатты.
Барлык сорауларга да Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре буенча аңлатмалар бирелде.
Шулай ук өлкән сыйныф укучыларына ел саен төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында уза торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы турында сөйләделәр.
Чара барышында кулланучылар өчен төрле темаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.