Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына караган Балык Бистәсе муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
Катнашучылар Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән танышты.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.
Шулай ук хезмәткәр 24 атама буенча социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингын үткәрә, ул мәгълүматны җыю, анализлауның өзлексез һәм методик процессын тәшкил итә.
Мониторинг (күзәтү) объекты булып кулланучы өчен төп параметр - бәя тора. Шул ук вакытта кибетләр һәм базарларны сайлап алу даими рәвештә үзгәрә, бу бәяләрне анализлау һәм үткәрү таләпләренә туры китереп, максималь төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.