Шәхси эшмәкәрләр өчен семинар уздырдык

2024 елның 3 мае, җомга

Азнакай шәһәрендә Ишкай паркы территориясендә, Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм икътисад бүлегенең баш белгече белән берлектә, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Ләйсән Мәрданова шәхси эшмәкәрләр өчен семинар үткәрде.

Семинар кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Сатыла торган продукциянең һәм товарларның сыйфатына, куркынычсызлыгына, сәүдә палаткасын оештыруга һәм сатучыларның тышкы кыяфәтенә төп таләпләр аңлатылды; Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International