Белгечләр пенсионерларга үз хокукларын ничек якларга кирәклеген аңлаттылар

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Кибеткә ничек йөрергә яки кулланучы хокукларын яклыйк» дигән лекция үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кибеттә товарларны ничек дөрес сайларга, сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга яки сатучы акчаларын кире кайтарудан баш тарткан очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр, башка сорауларга җавап бирделәр. Бүгенге көндә товарларның сыйфаты түбән булу очраклары еш очрый, ә сатучылар кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр сатып алуның үзләре өчен отышлы шартларын кертәләр.

Белгечләр белән әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар киләчәктә грамоталы кулланучылар булырга ярдәм итәчәк консультация һәм методик материаллар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International