Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар узды.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.
Чара барышында катнашучыларга гамәлдәге закон кысаларында кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде.