Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре үзәкнең ял итүчеләре белән очраштылар.
Ял итүчеләр белән ай саен очрашулар дуслык һәм үзара хөрмәт атмосферасында уза. Белгечләр һәрвакыт тыңлаучыларга аерым караш табарга тырышалар. Һәрбер тыңлаучыга, аңлаешлы телдә, ял итүчеләргә мәгълүмат җиткерәләр. Белгечләр ачкан мәгълүмат белемле һәм мавыктыргыч, катнашучылар һәр яңалыкны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар.
Әңгәмә барышында тыңлаучылар тормышның төрле өлкәләреннән сораулар бирделәр:
- сыйфатсыз булса, кулланышта булган товарны кире кайтарып буламы?
- бәя канәгатьләндермәсә яки ул яраксыз булса, даруны алыштырырга мөмкинме?
- техник яктан катлаулы товарны, әгәр ул нинди дә булса параметрлар буенча туры килмәсә, кире кайтарып буламы? һәм башкалар.
Ял итүчеләр барлык сорауларга да конкрет квалификацияле җаваплар алдылар. Ике кеше белгечтән шәхси консультация алды.
Очрашу ахырында ял итүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар алдылар, шулай ук «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәрдар булдылар: (88552) 71-43-03.