Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районы буенча территориаль бүлеге белән берлектә Түбән Кама шәһәренең 26 нчы мәктәбендә «Акыллы кулланучы» дигән ачык дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында мондый сораулар каралды:
- акыллы кулланучы кем ул,
- товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк,
- сыйфатсыз товар сатсалар, нишләргә,
- азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда нинди кагыйдәләргә буйсынырга кирәк,
- продуктның җитештерү стандартларына туры килүен һәм үз хокукларыңны ничек якларга икәнен товар төргәгендә нинди маркировка күрсәтә.
Белгечләр сатып алучының закон таләпләренә туры китереп төрле ситуацияләрдә эш итүенең конкрет мисалларын аңлаттылар.
- Кайсыбыз сатып алынган товарның түбән сыйфаты яисә кибеттә, базарда алдаулар белән очрашмаган? Ә бит еш кына бу безнең кулланучылар белеме түбән булу аркасында килеп чыга. Без ачуланырга мөмкинбез, ләкин ничек дөрес эшләргә белмибез. Ә кулланучылар грамоталылыгы дәресләре укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштыра, товар этикеткасыннан дөрес файдаланырга өйрәтә һәм актив кулланучылар позициясен формалаштырырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте дәүләт структуралары хезмәткәрләре.