Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Әңгәмә барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде.
Өлкән яшьтәге кешеләргә сатып алучының сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алмашу, зурлыгы, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләпләрне канәгатьләндерү вакыты турында хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, белгеч пенсионерларны мошенниклар тарафыннан законсыз гамәлләр булуы ихтималлыгы турында кисәтте, бу мәсьәлә буенча кирәкле мәгълүмат җиткерде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге закон нигезендә консультацияләр бирелде. Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча басма продукция таратылды.