Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан «Тандер» АҖнең «Магнит» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясе яңалыкларының күргәзмә-дегустациясе узды. Кулланучыларга аракы, ликер һәм джин тәкъдим ителә. Әлеге чараның максаты - Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга җибәрү.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре һәм Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре катнашты, алар кулланучылар сорауларына җавап бирделәр.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар тарату белән үрелеп барды.