Иҗтимагый оешма ветераннары (пенсионерлары) өчен чара үткәрделәр

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату чарасын оештырды.

Чара кысаларында җәмгыять әгъзаларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Анда катнашучыларның игътибарын «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасына юнәлттеләр, аның максаты - Татарстан Республикасында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру, товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану базарын үстерү.

Аннары кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция булды. Чара «сорау-җавап» форматында узды. Озакка сузылган әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарның киң спектры колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International