Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Ольгага Шәфикова Ютазы районының Урыссу бистәсендә чаралар комплексы үткәрде, аның кысаларында җирле үзидарә органы белгечләре, хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-уку; социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде.
Башкарма комитет белгечләре белән семинар үткәргәндә РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 44 маддәсен карадылар, аңа ярашлы рәвештә җирле үзидарә органнары:
- кулланучыларның шикаятьләрен карау;
- кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирү;
- кулланучылар хокукларын яклау өчен судларга мөрәҗәгать итәргә (кулланучыларның билгесез даирәсе) хокуклы.
Чаралар барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.
Мондый очрашулар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне актуальләштерүгә юнәлдерелгән, конфликтлы ситуацияләр килеп чыкмасын өчен, ә алар килеп чыкканда мәсьәләләрне закон нигезендә хәл итүгә юнәлдерелгән.