Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хезмәткәре профилактика эшләре кысаларында Зәй муниципаль районының Александр-Слобода һәм Новоспасск мәктәпләре укучылары белән очрашу үткәрделәр. Очрашуга 3, 7-8 сыйныф укучылары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары чакырылган иде. Катнашучыларга түбәндәге темалар сөйләделәр:
- кулланучылар тарафыннан сатып алу-сату килешүләре төзү турында,
- маркетплейсларда товарлар сатып алу үзенчәлекләре турында,
- түләүле товарны китерү срогын бозган очракта кулланучылар хокуклары турында,
- сайт-агрегаторда нинди мәгълүмат урнаштырылырга тиешлеге турында.
Әңгәмә барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күпсанлы сорауларга җаваплар бирелде. Очрашу ахырында Кулланучылар базары темасына белешмәлекләр тапшырылды.