«Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» Халыкара Хәләл-ярминкәләре уза.
Россиянең иң зур хәләл мәйданчыгында илнең төрле почмакларыннан 70ләп компания, шулай ук Төркия, Иран, Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан һ. б. илләр вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итә.
Россиядә иң зур Хәләл сәүдә мәйданчыгында төрле азык-төлек, деликатеслар, умартачылык продукциясе, дәвалау үләннәре, милли киемнәр, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрделәр.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм законнардагы үзгәрешләр каралды.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.