Шәхси эшмәкәр Л. Р. Исмәгыйлева сәүдә объектында укыту семинары үткәрделәр

2024 елның 17 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районында шәхси эшмәкәр Л.Р. Исмәгыйлева сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча укыту семинары үткәрде.

Сатучыга ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләренә; кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларына туры китереп аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру, тукыма һәм трикотаж әйберләр сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелә. Җитештерүче товарлар турында кирәкле мәгълүматка кагылышлы мәсьәләләр каралды; сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алмаштыру һәм кире кайтару; бертөрле бәяләрне рәсмиләштерү һ. б.

Чара ахырында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International