Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашты. Киңәшмә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Кузнецова рәислегендә узды.
2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча кабул ителгән чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе хезмәткәре чыгыш ясады. Светлана Кузнецова 2024 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча алкоголь базарындагы хәлне игълан итте. Чирмешән үзәк район хастаханәсенең баш табибы быелгы чорда алкогольле һәм спиртлы продукция белән агулану очраклары турында сөйләде.
Утырыш ахырында алкогольле продукциянең һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен туктату буенча уртак эшне көчәйтү турында фикер алышу булды һәм карар кабул ителде.